ruseng
+7 (8552) 717-332
КОМ
ГРУППА КОМ с 1990 года
Yсеш юлында

Телəге булган - əмəлен, телəмəгəн сəбəбен табар ди халык. Моннан нəкъ 20 ел элек Чаллы каласында кече предприятие буларак оешып, уңышлы гына эшлəп киткəн КОМ предприятиесе həм анда эшлəүчелəр хакында язарга җыенганда кылт итеп шушы мəкаль искə тѳште. Заманның кырыс җиллəренə бил бирмəгəн, кризис чытырманыннан исəн чыккан, бүген инде аягында нык басып торган оешма ул «КОМ» компаниялəр тѳркеме. Кыскасы, нəкъ мəкальдəгечə, яшəргə, алга таба тагы да үсəргə телəге булган оешма.


 

Предприятие, аның ачылу тарихы, килəчəккə планнары хакында без «КОМ» ҖЧҖенең филиал директоры Альфред Бикмѳхəммəтов белəн сѳйлəшəбез. «1990 елларда махсус техникага, ягъни краннар, миксерлар, коммуналь техникага ихтыяҗ кискен арта башлый. Аларга запас частьлəр, шул исəптəн, коробкадан егəр алу механизмнары да (алга таба — КОМ — ЛХ) талəп ителə. Ул вакытта КОМнар җитештерə торган предприятиелəр бѳтенлəй булмый дисəң дə ярый. Махсус техника эшлəп чыгаручы фирмалар үзлəре ѳчен КОМнарны да үзлəре ясыйлар. Шул тармак буенча узенең предприятиесен ачарга була да инде Василий Владимирович, — дип сѳйли Альфред Минхəсəн улы. — Бүгенге кѳндə ул — комланиянең директорлар советы председателе».

 

Беренче детальлəр həм коробкалар КАМАЗның, двигательлəр заводында ясала. Заводтагы янгын «КОМ», предприятиесе ѳчен беренче җитди сынау була да инде. Инструментлар, җиhазлар, əзер продукция янып бетə. Соңыннан «КОМ» АлАЗ базасында берникадəр эшлəп ала. 1994 елдан инде предприятие эшчəнлеген Кама АТПСы базасында дəвам итə.

 

«2002 елда «КОМ» компаниялəр группасы буларак үсеп җитте, — дип дəвам итə сүзен Альфред Минхəсəн улы. — Ягъни предприятие хəзер берничə компаниядəн тора. əзер коробкаларны сату, бѳтен Россия буенча заказлар кабул итү белəн «КОМ» сəудə йорты шѳгыльлəнə. «КОМ-проект», «КОМ-сервис», «КОМ-модель» идарə итү компаниялəре бар». Бүгенге кѳндə «КОМ»ның Богородскида филиалы эшли. Шунысы сѳендерə - без барыбыз да бер максатны күздə тотып, аңлашып эшлибез. Шуңа курə уңышларга ирешəбез дə».

 

Хəзер «КОМ» да 300дəн артык кеше хезмəт куя. «Бездə барысы да үз эшенə бирелгəн кешелəр, — дип елмая А.Бикмѳхəммəтов. — Коллектив əйбəт безнең». 2008 елгы кризис башка предприятиелəр кебек үк «КОМ» ѳчен дə чираттагы зур сынау була. Заказлар юк дəрəҗəсенə җитə. Хезмəткəрлəрне ярты елга хəтле түлəүсез ялга җибəрергə мəҗбүр булалар. Башка эш табып, предприятиедəн китүчелəр дə булмый түгел. Ә тѳп кѳч барыбер капа. Бүген инде планнар арттырып үтəлə. Хезмəт хакларын да лаеклы итеп түлəргə тырышалар.

 

Алга китеп булса да шуны əйтим., монда кеше кадерен белү нык сизелə. Иң беренче — КЕШЕ, аннан башка производство берни түгел, дигəн максат белəн яшилəр монда. Шуңа да, мѳгаен эштəн китүчелəр аздыр, шуңа да гаилə подрядлары барлыкка килгəндер... Предприятиедə эшлəп лаеклы ялга чыккан ѳлкəннəрне онытмыйча, аларның эш тəҗрибəсенə таянып, сəлəтле яшьлəрне үзлəренə эшкə җəлеп итеп яши белəлəр «КОМ» компаниялəр группасында.

 

Бүгенге кѳндə «КОМ» Россиядə коробкадан егəр алу механизмнары җитештерүче предприятиелəр арасында хаклы рəвештə лидер санала. Ул КАМАЗ, УРАЛАЗ, ЗИЛ автоҗитештерүчелəренең ышанычлы партнеры булып тора. Шулай ук Белоруссия МАЗы həм Украина КРАЗЫ белəн дə хезмəттəшлек итə. Соңгы 10 елда предприятие 17 патент алуга ирешкəн. Халыкара həм Россиякүлəм конкурсларда катнашып, 100дəн артык бүлəккə ия булган… Болар барысы да «КОМ»ның булганына гына канəгать булып яшəмəве, hаман алга омтылуы, яңадаң-яңа идеялəрне тормышка ашырулары турында сѳйли.

 

«Тагын бер яңа проектыбыз бар, — дип сѳйли Альфред Минхəсəн улы. — Лифтларга лебедкалар ясыйбыз. Сынау ѳчен без аларны Мəскəүгə җибəрдек инде. Нəтиҗəлəрен кѳтəбез».

 

Шунысы мѳhим — «КОМ» компаниялəр группасында барлыкка килгəн həм тормышка ашырылган барлык идеялəр дə ил автотранспортын камиллəштерүгə, кѳндəшлеккə сəлəтле итүгə юнəлтелгəн. Предприятие сəяси-икътисадый үсешкə үзеннəн ѳлеш кертеп яши həм эшли. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Чаллы хакиме булып эшлəгəндə гел кабатлый торган «Чаллыда кече həм урта предприятиелəрне үстерергə кирəк» дигəн фикере бүген дə актуаль. «КОМ» ише предприятиелəргə нигез сала алган, иң мѳhиме, аларны усеш юлыннан алып барган Василий Маньковский кебеклəргə, булсын дип тырышып, камиллеккə омтылып эшли белгəннəргə афəрин диясе генə кала.

 

 

Василий МАНЬКОВСКИЙ:

 

— Предприятиенең ике дистə еллык эшчəнлеген бер фраза белəн əйтеп була: без həрвакыт тѳзедек.

 

Эшлəп чыгарган продукция, аның тѳрлəрен, кулланылу географиясен арттыру турьнда гына сүз бармый Без ижади яктан камил, амбицияле кешелəрдəн торган, бербѳтен булып эшли алган хезмəт коллективы булдырдык. Менə шундый сыйфатта каршылый да инде «КОМ» компаниялəр группасы үзенең 20 еллык юбилеен.

 

 

Автор: Лəйсəн ХАНОВА

 

03 ноября 2010 14:40

← К списку статей